news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарлары Йолдыз авылында янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм җыюны дәвам итә

Мәскәү татарлары Йолдыз авылында янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм җыюны дәвам итә
Фото: © «Татар-информ», Рәмис Латыйпов

«Ак Барс» эшмәкәрләр клубы һәм Мәскәү татарлары автономиясе Курган өлкәсендә янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм җыюны дәвам итә. Бу хакта Мәскәү татарлары автномиясе хәбәр итә.

2023 елның маенда Курган өлкәсендә борынгы татар авылы – Йолдыз (Эчкен) тулысынча диярлек янып бетте. Янгын 220дән артык йортны юк итте, 500дән артык кеше урамда торып калды. Татар иҗтимагый оешмалары һәм мөфтиятләре бөтен көчен куеп әлеге татар авылын яңадан торгызырга ярдәм итә.

Бүгенге көндә йөздән артык йорт төзелә. Әмма бер мизгелдә бөтен милекләрен югалткан кешеләргә хәзер дә төзелеш материаллары, мебель, газ җиһазлары сатып алуда, су һәм җылылык белән тәэмин итүдә ярдәм кирәк. Һәркемнең ярдәме бик тә мөһим, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100