news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү татарлары Илһам Шакировның туган ягында легендар җырчыны искә алды

Мәскәү татарлары Илһам Шакировның туган ягында легендар җырчыны искә алды
Фото: Мәскәү татарлары штабы

Быел бөек татар җырчысы Илһам Шакировның туган авылы Мәдәният йортының 50 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе узды. Мәскәү татарлары өчен бу вакыйга рәсми сәфәр генә түгел, ә башкала белән күренекле татар җырчысының кече Ватаны арасында җанлы күпер салу мөмкинлеге булды, дип хәбәр итте Мәскәү татарлары штабы.

Кичәдә Илһам Шакировны шәхсән белгән кешеләр — аның белән бергә эшләгән, аның туган авылына кайткан һәр сәфәрен хәтерләгән затлар җыелган. Алар җырчы турында истәлекләре белән уртаклашкан.

Авылда Илһам Шакиров юлыннан килүче яшь музыкантлар үсүе аеруча зур горурлык хисе уятты. Җырчы милли сәнгатьне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте, Европа һәм Урта Азия илләрен гизеп, татар җырын бөтен җиргә таратты, диелә хәбәрдә.

Мәскәү татарлары штабының Илһам Шакиров белән озын һәм җылы дуслык тарихы бар. Ул исән чакта штаб аның Мәскәүдәге концертларын оештыруда актив катнашты. Кремльдә аның юбилей чыгышларын оештыруда ярдәм күрсәтте.

Мәскәү татарлары штабының бары тик Казаннан килүчеләрне генә түгел, ә Мордовия, Пенза, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләре вәкилләрен дә берләштерүе бигрәк тә мөһим. Бу кешеләрнең барысы өчен дә Илһам Шакиров — бөек кеше. Аның җырларын яттан беләләр. Ул – Мәскәү татарларын берләштерүче көч.

news_right_1
news_right_2
news_bot