Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү татарлары автономиясе үзенчәлекле балалар өчен Яңа ел тамашасы үткәрде
Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яңа ел тамашасы булды. Чараны Мәскәү татарлары автономиясе «Россия Балалар фонды» Гомумроссия иҗтимагый хәйрия фонды белән берлектә оештырды. Бу хакта автономиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар мәдәни үзәгенең иҗат коллективы - «Хәзинә» вокаль-хореография ансамбле артистлары (сәнгать җитәкчесе - Ильмира Галимова) әйдәп баручы солист – Татарстан Республикасының атказанган артисты Руслан Габдрәфыйков җитәкчелегендә балалар өчен җыр-биюләр, уеннар, табышмакларны үз эченә алган театральләштерелгән тамаша әзерләде.
Балалар анда актив катнашты, әйлән-бәйлән уйнады, биеде һәм җырлады.
«Хәзинә» ансамбленә Татар мәдәни үзәгенең башка коллективлары да («Шатлык», «Балачак» балалар ансамбльләре, «Ильдан» бию ансамбленең балалар төркеме) кушылды, яшь тамашачыларны татар мәдәнияте белән таныштырды.
Бәйрәм тамашасы бүләкләр тарату белән тәмамланды.
«Россия Балалар фонды»ның медицина-социаль программалар директоры Светлана Широкова үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен күңелле бәйрәм оештырган Татар мәдәни үзәгенең барлык артистларына рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз