Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү татарлары автономиясе IV «Тукай иле» иҗади конкурсын игълан итте
Мәскәү татарлары автономиясе IV «Тукай иле» иҗади конкурсын игълан итте. Бәйгенең максаты – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау, шагыйрьнең иҗатына карата кызыксыну уяту,
шулай ук татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау. Конкурс Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә үткәрелә. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итте.
Бәйгедә Россия Федерациясе һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре территориясендә яшәүче теләге булган һәркем катнаша ала.
Конкурска Тукайга багышланган шигырьләр, җырлар, рәсемнәр һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре кабул ителә.
Катнашу өчен 2026 елның 5 апреленә кадәр tukai.ile@yandex.ru почта адресына конкурска тәкъдим ителгән эшләрнең видео яки фотолары белән гариза җибәрергә кирәк. Фото һәм видео материалларны шулай ук #ТукайИле140 хэштэгы белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга тәкъдим ителә
Конкурс номинацияләре:
1. Габдулла Тукай шигырьләрен татар телендә уку:
- 7 яшькә кадәрге балалар;
- 17 яшькә кадәрге балалар;
- 18 яшьтән өлкәнрәкләр.
2. Габдулла Тукай шигырьләренә татарча җырлар башкару:
- 7 яшькә кадәрге балалар;
- 17 яшькә кадәрге балалар;
- 18 яшьтән өлкәнрәкләр.
3. Габдулла Тукай иҗатына һәм шәхесенә багышлап иҗат ителгән татарча шигырьләр:
- 7 яшькә кадәрге балалар;
- 17 яшькә кадәрге балалар;
- 18 яшьтән өлкәнрәкләр.
4. Габдулла Тукай иҗатына һәм шәхесенә багышланган сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре:
- 7 яшькә кадәрге балалар;
- 17 яшькә кадәрге балалар;
- 18 яшьтән өлкәнрәкләр.
5. Габдулла Тукай әсәрләрен татар телендә төркем белән театральләштерү.
6. Габдулла Тукай шигырьләрен башка телләрдә уку;
- 7 яшькә кадәрге балалар;
- 17 яшькә кадәрге балалар;
- 18 яшьтән өлкәнрәкләр.
Конкурста җиңүчеләр 25 апрельгә кадәр Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллегенең рәсми сайтында игълан ителәчәк.
Җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләү тантанасы Халыкара туган тел көнендә Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз