Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү татарлары автономиясе чатырында теләгән һәркем татар теле, мәдәнияте белән танышты
«Коломенское» паркында узган Мәскәү Сабан туенда Мәскәү татарлары автономиясе чатыры чын мәгънәсендә татар теле, тарихы һәм мәдәнияте белән танышу мәйданчыгына әверелде. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмнең нәни кунаклары өчен агачта татар бизәкләре төшерү, милли стильдә фетрдан брошкалар ясау буенча мастер-класслар оештырылды, балалар шулай ук үзләрен татар өстәл уеннарында сынап карады. Моннан тыш, Татар мәдәнияте үзәгенең китап күргәзмәсе эшләде, анда татар халкының мәдәнияте, тарихы һәм теленә багышланган басмалар тәкъдим ителде.
Фото: © Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте
Мастер-классларны Татар мәдәнияте үзәгенең татар теле укытучысы Альбина Вәлиева һәм әлеге үзәкнең китапханә мөдире Розалия Хәнәфиева оештырды.
Чатырда шулай ук профессор Александр Черёмин татар ханлыклары тарихы турында лекция укыды һәм олылар өчен татарча сөйләшү клубы эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз