news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарлары автономиясе активисты Тимур Сабиров вафат булган

Мәскәү татарлары автономиясе активисты Тимур Сабиров вафат булган
Фото: https://avtonomiya.tatar

Мәскәү татарлары автономиясе активисты Тимур Сабиров вафат булган. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы сайтында хәбәр ителә.

«Дустыбыз һәм хезмәттәшебез Тимур Сабиров безнең автономия активистлары сафыннан китте һәм мәңгелек дөньяга юл алды. Тимур безнең проектларның җаны иде, ул автономиянең барлык медиа-ресурсларының өзлексез эшләвен тәэмин итте. Интернетта сез күргән барлык әйберләр – аның хезмәте. Тимурның төрле проектларны үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез.», диелә хәбәрдә.

Миллионлаган аудитория җыйган онлайн-трансляцияләр, Җир шарының төрле нокталарында күрсәтелгән «Ак Бүре» мультфильмы, чараларның афишалары, видеороликлар – боларның барысына да аның өлеше кергән.

«Ул искиткеч ярдәмчел һәм киң күңелле кеше иде. Хәтта иң кыен хәлләрдә дә «эшлибез», дип җавап бирде һәм эшләде дә! Тимурның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланачак. Аның хатыны һәм ике баласы калды. Тимурның туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз, Аллаһы Тәгаләдән аның җанын кабул итүен сорап дога кылабыз», - диелә хәбәрдә.

Тимурны 19 октябрьдә Мәрҗани мәчетеннән соңгы юлга озаттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100