news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарлары автономиясе активисты дәрәҗәле кинофестиваль призына лаек булды

Мәскәү татарлары автономиясе активисты Әмир Аббясов «Россия»документаль киносының 35нче ачык фестивале конкурс программасы кысаларында «Иң яхшы дебют» өчен бүләкләнде. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.

«512 конкурс эшенең 7се бүләккә лаек булды, шул исәптән Әмирнең «Бер хыял тарихы» документаль фильмы. Бүген Әмир - Бөтенроссия дәүләт кинематография институты кино һәм телевидение режиссурасы факультетының икенче курс студенты. Ул иҗат юлын Мәскәү татарлары мохтарияте проектларыннан башлый. Талантлы егет белән горурланабыз һәм алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез!» - диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100