Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү татарлар автономиясе башлыгы: Башкала татарларының рухы башка, аны сындырып булмый

110 еллык тарихы булган сәүдәгәр Әсәдуллаев йорты илнең төрле төбәкләреннән татарларны җәлеп итү үзәге булып кала. Аларның барысын да үзенчәлекле рух берләштерә, аны сындыру мөмкин түгел. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов башкаланың Татар мәдәни үзәгендә яңа иҗат сезоны ачылышында белдерде.
«Бездә Түбән Новгород, Казан, Әстерхан, Себер татарлары бар, әмма монда, Россия башкаласында, без барыбыз да Мәскәү татарлары булып торабыз. Мәскәү татарларының үзенчәлекле рухы бар, аны сындыру мөмкин түгел», – дип аның сүзләрен китерә башкала автономиясенең матбугат хезмәте.
Фарисов искәрткәнчә, 2023 ел бу оешмада армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең 100 еллыгы эгидасы астында уза. 2024 ел исә Татар мәдәни үзәгенең тагын бер күренекле активисты — Бөек Ватан сугышы ветераны, полковник Әнвәр Чанышев истәлегенә багышлана.

Фото: Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте
Мәскәү Татар мәдәни үзәге сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов яңа иҗат сезоны башлану татар җәмәгатьчелегенең талантлы вәкилләре өчен һәрвакыт зур вакыйга булуын билгеләп үтте. Ул бүгенге көндә Мәскәү татарлары автономиясе бинасында 23тән артык иҗат коллективы һәм студия эшләвен искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз