news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татар мәдәнияте үзәгендә Түбән Новгород татарлары турында альбом тәкъдим иттеләр

Мәскәү татар мәдәнияте үзәгендә Түбән Новгород татарлары турында альбом тәкъдим иттеләр
Фото: https://avtonomiya.tatar, Мәскәү татарлары автономиясе

Мәскәү татар мәдәнияте үзәгендә «Түбән Новгород татарлары: фотосурәтләрдә тарих» фотоальбомы презентациясе узды. Бу хакта Мәскәү татарлары милли мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны алып баручы, «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Түбән Новгород татарлары генеалогиясе» төркеме администраторларының берсе Руслан Акметдинов альбомга кергән һәм татар-мишәрләр тарихының төрле чорларын чагылдырган фотосурәтләр турында сөйләде. Альбомда барлыгы 150 фото бар, аларның иң беренчеләре 1866 ел белән даталанган.

Күргәзмә башланыр алдыннан, презентация үткән татар теле классы каршындагы холлда әлеге фотосурәтләр күргәзмәсе ачылды.

Презентация кысаларында Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең иминлек департаменты җитәкчесе һәм протокол башлыгы Динар Гайнетдинов мөрәҗәгать итте. Аның чыгышын Журналистлар берлеге әгъзасы, тарихчы, туган якны өйрәнүче Гомәр Баһаутдинов тулыландырды, ул китапны төзүче һәм баш мөхәррир булып тора. Бу китапның презентациясе 3 февральдә Мәскәү татар мәдәнияте үзәгендә узачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100