Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә «Татар моңнары» ансамбле концерт белән чыгыш ясады

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә «Татар моңнары» ансамбленең концерты узган. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте яза.
Ансамбльнең җитәкчесе Зәйнәб Сөләйман үз тирәсенә татар җырын яратучы төрле яшьтәге һәм хәтта төрле милләттәге кешеләрне җыйган. Ансамбль репертуарында халык, популяр җырлар, татар композиторлары әсәрләре бар. Коллектив солистлары шулай ук заманча музыкаль композицияләр башкара. Ансамбль күптән түгел генә оешса да, үзенең рәхмәтле тамашачылары һәм тыңлаучыларын тапкан, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз