news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә булды

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә булды
Фото: Мәскәү татарлары автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркеме

Мәскәү шәһәре Татар мәдәнияте үзәгендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Үлемсезгә әверелгән исем» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Чараны Татар мәдәнияте үзәге китапханәсе мөдире Розалия Хәнәфиева оештырды. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Очрашу кысаларында алып баручы шагыйрь биографиясенең һәм иҗатының төп этаплары, аның гаиләсе һәм җәлилчеләрнең батырлыклары турында сөйләде. Константин Симоновның тарихи гаделлекне торгызудагы роленә һәм җәлилчеләр төркеменең әсирлектәге эшчәнлегенә бәйле мәгълүматларны бастырып чыгаруга аерым игътибар бирелде.

Программаны иҗат коллективлары артистлары һәм Татар мәдәнияте үзәге балалар студияләрендә тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары дәвам итте. Сәхнәдән шагыйрьнең татар һәм рус телләрендә шигырьләре яңгырады. Кичә азагында чарада катнашучылар Муса Җәлил шигырьләренә язылган «Җырларым» җырын башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot