news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә «Багышлау» татар хор музыкасы фестивале була

7 октябрьдә Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә «Татарстан музыкаль театры хәзинәсеннән» XXI «Багышлау» татар хор музыкасы фестивале узачак. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан һәм Мәскәү артистларының башкала тамашачылары белән очрашулары үткәрелә башлауга быел биш ел тулды, биш еллык дуслык һәм хезмәттәшлек күркәм гадәткә әверелде, диелә хәбәрдә.

Фестиваль программасына Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Мирсәет Яруллин, Резедә Әхиярова, Эльмир Низамов, Зөлфия Рәүпова кебек татар композиторларының опера, оперетта, музыкаль спектакль һәм циклларыннан ария, дуэтлар кергән.

Татар мәдәнияте үзәге сәхнәсендә Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе артистлары, халыкара бәйге лауреатлары, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укучылары, 16нчы балалар сәнгать мәктәбе һәм «Нәүрүз» 9нчы балалар сәнгать мәктәбенең җыелма хоры, «Сәйлән» халыкара телевизион бәйгесе лауреатлары, «Тальян» Татар җыр театры һәм «Мәдинә» тынлы музыка ансамбле чыгыш ясаячак.

Башлана – 16.00 сәгатьтә. Адресы: Кече Татар тыкрыгы, 8.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100