Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә «Апа-сеңел» дуэты һәм «Дуслар» ансамбле концерты була
8 февральдә 15.00 сәгатьтә Мәскәү Татар мәдәнияте үзәге Рәисә Кәбирова һәм Зельфира Ильясованың «Апа-сеңел» дуэты иҗади эшчәнлегенең – 20, «Дуслар» ансамбленең 5 еллыгына багышланган юбилей концертына чакыра. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Дуслар» ансамбленә нигез салучы һәм аның сәнгать җитәкчесе – Рәисә Кәбирова. Ансамбль «Апа-сеңел» вокаль төркеме нигезендә оешкан.
Иҗат коллективының репертуарын, нигездә, халык һәм эстрада җырлары, Рөстәм Яхин романслары һәм автор әсәрләре тәшкил итә. Төркемнең инструменталь составына клавишлы уен кораллары һәм баян керә, концерт программасы ялгыз, ансамбль белән җырлау, дуэтлар һәм триоларны үз эченә ала.
Юбилей концертында Ульяновск артистлары, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рәисә һәм Гакыйль Шәкүровлар да катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз