news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә «Әдәбият һәм музыка» дип аталган иҗади кичә була

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә Кырым татарлары диаспорасы оештырган «Әдәбият һәм музыка» дип аталган концерт була. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.

Иҗади кичәдә язучылар, музыкантлар, җырчылар һәм биючеләр катнаша. Чараның төп максаты – милләтара һәм рухи элемтәләрне ныгыту, шулай ук сәнгать сөючеләрне бер мәйданчыкта җыю.

Концерт 29 августта 16:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Фото: Мәскәү татарлары автономиясе

news_right_1
news_right_2
news_bot