news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәге артистлары Түбән Новгород өлкәсендә чыгыш ясады

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәге артистлары Түбән Новгород өлкәсендә чыгыш ясады
Фото: Мәскәү татарлары автономиясе, https://avtonomiya.tatar

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәге артисты, Халыкара конкурслар лауреаты Рәфыйк Вәлитов Түбән Новгород өлкәсенең Мәдәнә авылында Тау шуу бәйрәме оештырды. Анда авыл халкы һәм Мәскәү кунаклары катнашты. Бу хакта Мәскәү милли-мәдәни татар автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Импровизацияләнгән мәйданчыкта «Хәзинә» ансамбле һәм Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгенең алыштыргысыз баянчысы Рушан Локманов катнашында концерт узган. Кунакларны кайнар чәй, пылау, шашлык белән сыйлаганнар.

Бәйрәм чаралары «Хәзинә» ансамбленең Түбән Новгород буенча гастрольләр туры белән дәвам итә. 2 гыйнварда артистлар Мәдәнә һәм Семеновка авылларында чыгыш ясый. 3 гыйнварда — Уразавыл һәм Пашат авыллары картлар йортында, ә 4 гыйнварда Анды авылында концерт куялар. Концертларда шулай ук җырчы Ринат Каюмов катнаша.

Гастрольләрне оештыручы җырчы һәм шоумен Рәфыйк Вәлитов сүзләренчә, андагы тамашачылар Мәскәү артистларын бик җылы каршы ала. Һәр ел саен бирегә, татарлар тупланып яшәгән урыннарга Мәскәүдән иҗат коллективлары килә һәм мондый концертлар инде күркәм традициягә әверелгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100