Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү татар мәдәният үзәгендә «Хәзинә» ансамбле биш еллыгын билгеләп үтте
Мәскәү татар мәдәният үзәгендә «Хәзинә» ансамбленең 5 еллыгына багышланган концерт булды. Бу хакта Мәскәү татарлары милли-мәдәни мохтарияте сайтында хәбәр ителә.
Һәрвакыттагыча танылган музыкаль әсәрләр һәм әле хит булырга өлгермәгән җырлар яңгырады.
Барысын да Мәскәү татарлары мохтарияте җитәкчесе Фәрит Фарисов һәм Татар мәдәният үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов сәламләде.
Коллективның җитәкчесе Илмира Галимова хореограф та, үзенең кайбер музыкаль номерларында балет элементларын да куллана. Тамашачылар ул җитәкли торган «Балачак» балалар ансамбле чыгышларына битараф калмады.
Концертта халыкара конкурслары лауреатлары «Болгар кызлары» вокаль триосы (Казан), «Якташлар» татар-башкорт мәдәнияте үзәге вәкиле, «Звездный путь» студиясе җитәкчесе Роза Низамова, «Нәүрүз» фольклор ансамбле җитәкчесе Лилия Мөхәммәдиева, «Бәхет» вокаль студиясе солисты Ясминә Мөхәммәдиева катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз