news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татар мәдәният үзәгендә иҗади сезон ачылды

һәр ел октябрь башында Мәскәү татар мәдәнияте үзәге бинасында (Татарский пер. 8) иҗади сезон тантаналы рәвештә ачыла һәм быел да нәкъ шулай булды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Күп санлы тамашачыларны Мәскәү татар­лары автономиясе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Фәрисов, татар мәдәнияте үзәге директоры Әнвәр Хөсәинов һәм Татарстан Республикасының башкаладагы тулы вәкаләтле вәкиллеге исеменнән Фикус Мур­тазина сәламләде.

Мәскәү татар автономиясе 2023 елны армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең 100 еллыгы­на багышлаган. 2024 елны автономия советы икенче бер күренекле хәрби милләттәшебез, башкаладагы татар мәдәнияте үзәге активи­сты, Бөек Ватан сугышы вете­раны, ЦСКАклубының элеккеге җитәкчесе, полковник Әнвәр Чанышевның якты истәлегенә багышларга килеште, диелгән хәбәрдә.

Аның тол хатыны Нурзидә ханым үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Әнвәр Чанышев Мәскәү татарларының милли-мәдәни тормышында катнашуны изге бурычы дип кабул иткән, шуңа газиз халкыбызның кыйммәтле мәдәни һәм тарихи мирасын саклап калуга корылган бар чараларда да актив катнашып килгән.

Концерт программасын Россия һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фа­техова ачып җибәрде.

Танылган артистлар белән беррәттән бу көнне яңа иҗади коллективлар да чыгыш яса­ды. Мәсәлән, Айдар Валиев җитәкчелегендә «Дуслык» хор ка­пелласы тамашачы күңеленә хуш килде һәм Рабига Шәрифуллина җитәкчелегендәге «Балкыш» гаилә ансамбле чыгышы да кайнар алкышларга лаек булды, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100