Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Хәзинә» ансамбленең юбилей концерты була
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
14 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Хәзинә» ансамбленең юбилей концерты була. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хәзинә» вокаль-хореография ансамбле быел иҗади эшчәнлегенең 5 еллыгын билгеләп үтте. Бу кичәдә ансамбльдә катнашучылар гына түгел, чакырылган артистлар да казанышларын һәм концерт номерларын тәкъдим итәчәк.
«Хәзинә» ансамбле бай татар мирасын күрсәтә торган номерлары белән горурлана. Артистлар һәр номерда сәхнәгә матур костюмнардан чыга.
Ансамбль ел саен шәһәр һәм федераль күләмдәге Сабан туйларында катнаша. Коллективны Болгария һәм Төркиядә оештырылган Сабан туена чакырдылар. «Хәзинә»нең чыгышлары Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә, Йошкар-Олада, Түбән Новгородта әлеге бәйрәмнең бизәге булды. Ансамбль илнең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Көнбатыш Себер шәһәрләрендә даими рәвештә программаларын тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз