news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Уйна, гармун!» дип исемләнгән концерт була

23 майда 14:00 сәгатьтә Мәскәү шәһәре Татар мәдәни үзәгендә «Уйна, гармун!» дип исемләнгән еллык хисап концерты узачак. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.

Чараның төп оештыручысы һәм проект авторы — Рушан Люкманов. Аның җитәкчелегендәге баян һәм халык уен кораллары студиясе күп еллар дәвамында милли музыка сәнгатен саклау һәм үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бара.

Концерт программасында студиядә белем алучы яшь талантлар һәм Мәскәү Татар мәдәни үзәге артистлары башкаруында музыкаль номерлар көтелә.

Фото: Мәскәү татарлары автономиясе

news_right_1
news_right_2
news_bot