news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә телекүпер илнең төрле шәһәр ветераннарын берләштерә

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә телекүпер илнең төрле шәһәр ветераннарын берләштерә

Мәскәү татарлары Ватан азатлыгы өчен башын салган яугирләрне искә алып, Кремль диварлары янындагы Билгесез солдат кабере һәм маршал Георгий Жуков һәйкәленә чәчәкләр салган. Бу хакта Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Бүген, 5 май көнне, 16.00 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышланган «Хәтер вакыттан көчлерәк « (»Память сильнее времени») дип аталган сугыш ветераннарын хөрмәтләү акциясе уза. Аны Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе, Россия мөфтиләр шурасы, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык финанс ярдәме белән Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Телекүпер төрле төбәкләрдә яшәүчеләрне бергә тоташтырачак. Акциядә катнашучы Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Владивосток, Сахалин, Урай, Ялта, Омск, Махачкала шәһәрләре, Кырым һәм Дагыстан республикалары, Ханты-Мансийск автономияле округы волонтерлары ветераннар белән күрешеп, бүләкләр тапшырачак, онлайн-трансляциядә катнашу һәм аны карарга мөмкинлек була.

Программада, шулай ук, «Хәтер вакыттан көчлерәк « (»Память сильнее времени») фильмын карау, Донецк һәм Луганск Халык Республикаларыннан килгән кунаклар катнашында «Якты май» (»Светлый май») фестивале планлаштырыла.

Трансляциягә һәр кешене кушылырга чакырабыз. Эфир яздырылып барачак, аны трансляциядән соң да карау мөмкинлеге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100