news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә татар халык уеннары турында сөйләделәр

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә татар халык уеннары турында сөйләделәр
/

Мәскәү Татар мәдәни үзәге китапханәсендә тарихчы Александр Череминның чираттагы лекциясе узды. Очрашу татарларның традицион халык уеннары темасына багышланган иде. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, татар халкының яшәү рәвеше халык уеннарының формалашуына һәм характерына йогынты ясаган. Алар, нигездә, татарларның көнкүрешен һәм үз-үзләрен тотышын чагылдырган, милли мәдәниятнең бер өлешенә әверелгән.

Алтайдан алып Дунай диңгезенә кадәр булган бөтен киңлектә татарларның уеннары охшаш булган һәм исемнәре дә туры килгән, бу исә төньяк Евразиядә төрки кабиләләрнең бердәм яшәве турында сөйләргә мөмкинлек бирә, диде тарихчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100