news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә «Шагыйрь һәм музыка» тамашасы булды

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә «Шагыйрь һәм музыка» тамашасы булды
Фото: https://avtonomiya.tatar, Мәскәү татарлары автономиясе

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә «Җәлил оныклары» дип аталган концерт булды. Ул Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» III Халыкара музыкаль-поэтик фестивале кысаларында узды. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль 2023 елның 25 августында Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көнендә концерт белән башланды.

Бүгенге көндә фестивальнең сайлап алу туры бара. Сайлап алу турыннан соң, алты концерт планлаштырылган, аларның беренчесе 2024 елның 21 гыйнварында Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгенең тарихи бинасында узачак.

Бу юлы яшь музыкантлар төрле композиторларның классик әсәрләрен башкарды, балалар һәм олылар исә Муса Җәлил шигырьләрен укыды.

Татар мәдәнияте үзәгенең Зур залына герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Муса кызы да килгән иде, сәхнәдә исә аның оныгы Татьяна Малышева-Җәлил һәм оныгының кызы Елизавета Малышева-Җәлил музыкаль әсәрләр башкарды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100