news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә Мостай Кәримнең 105 еллыгына багышланган кичә булды

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә башкорт шагыйре, язучысы һәм драматургы, Социалистик Хезмәт Герое Мостай Кәримнең 105 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.

Әдипнең иҗади һәм тормыш юлы турында Мәскәү Татар мәдәни үзәге китапханәсе мөдире Розалия Хәнәфиева сөйләде.Шагыйрьнең шәхси тормышы, гаиләсе һәм иҗаты турында нечкәлекләр белән аның килене — шагыйрә һәм язучы Нәзифә Кәримова уртаклашты.

Татар мәдәни үзәге артистлары Мостай Кәрим җырларын һәм шигырьләрен башкарды. Тамашачылар җырчыларны җылы каршы алды. Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә, китапханә эшчәнлеге кысаларында, татар һәм башкорт шагыйрьләре һәм язучыларына багышланган тематик чаралар даими рәвештә үткәрелә. Алар инде күркәм традициягә әверелде. Әлеге чараларга яңадан-яңа милли әдәбият сөючеләр кушыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100