Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Контуры Великой Татарии» китабы тәкъдим ителде

Мәскәү Татар мәдәни үзәге китапханәсендә «Контуры Великой Татарии» китабы тәкъдим ителде. Аның авторлары – Нурмөхәммәт һәм Илдар Хөсәеновлар татар халкы тарихы, аның белән бәйле топонимика һәм борынгы картография өлкәсендәге күпьеллык эзләнүләре белән билгеле. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үз хезмәтләрендә авторлар бердәм цивилизациянең яшәве турындагы тезисны дәлилли. Аларның фикеренчә, ул Евразияне генә колачлап калмый, аның эзләре Америкада һәм Африкада да табыла.
Г.Носовский, А.Фоменко һәм А.Клесовның карашларына теләктәшлек күрсәтеп, алар татар халкының «рәсми» тарихын яңадан карап чыгарга чакыра.
Нурмөхәммәт Хөсәенов сүзләренчә, мондый теорияләр җәмгыятьнең төрле сегментларында, шул исәптән төрле дәрәҗәдәге сәясәтчеләрдә кызыксыну уята.
Тәкъдим итү кичәсендә катнашкан академик, Россия Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы Роберт Нигъмәтуллин фәнни дискуссиягә һәм мондый теорияләр хакында бергәләп фикер алышырга, шулай ук татарларны туган тел һәм мәдәниятне саклау өчен көрәшергә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз