Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган телекүпер узды
Мәскәү Татар мәдәни үзәге коллективлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Мәскәү-Казан-Ростов-Дон» телекүперендә катнашты. Бу хакта Мәскәү татарлары мохтарияте хәбәр итә.
Акцияне Мәскәү татарлары мохтарияте, Татар мәдәни үзәге, «Ак калфак — Мәскәү» Төбәк иҗтимагый оешмасы, ТР Милли музее, Бөтенроссия иҗтимагый оешмасында төбәк бүлеге ТР «Мәдәният волонтерлары»ның Казан бүлеге, Ростов-Донның «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге» оештырды.
Акция өч мәйданчыкта - Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә, Казанда Муса Җәлил музей-фатирында, Ростов-Дондагы Татар мәдәни үзәгендә узды.
Чара башында җыелучыларны ТР Тулы вәкаләтле вәкиллегенең иҗтимагый элемтәләр секторы мөдире Сөмбел Таишева, Татар мәдәни үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов сәламләде. Акция барышында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханымга да сүз бирелде.
Чара программасында балалар коллективлары башкаруында Туган телгә, Ватанга мәхәббәткә, шулай ук М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгына багышланган рус һәм татар телләрендә шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
«Телекүпернең максаты - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итү кысаларында төрле төбәкләрдәге татар бергәлекләре арасында дустанә һәм партнерлык элемтәләрен ныгыту», – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз