news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Энҗе бөртекләре» балалар иҗат фестивале узды

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Энҗе бөртекләре» балалар иҗат фестивале узды
Фото: Мәскәү татарлары автономиясе

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Энҗе бөртекләре» балалар иҗат фестивале лауреатларын бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт узды. Быел чара Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтүе һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллынына багышлануы белән аеруча әһәмиятле. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итте.

1998 елда үткәрелә башлаганнан бирле, фестиваль башкаланың күркәм традициясенә әйләнде: ул ике елга бер тапкыр яңа исемнәр ача, яшь талантларга үзләрен күрсәтергә ярдәм итә, милли мәдәниятне саклауга һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертә.

Концерт җиңүчеләрнең һәм призлы урыннар яулаучыларның матур чыгышлары белән үрелеп барды. Алар төрле номинацияләрдә татар сәнгатенең байлыгын һәм күптөрлелеген күрсәтте. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә Габдулла Тукай шигыренә иҗат ителгән «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. Балалар һәм зурлар бертавыштан башкарган рәсми булмаган гимн буыннар чылбыры һәм туган телгә мәхәббәт символына әйләнде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot