Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү татар мәдәни үзәгендә «Бәхетле балачак» иҗади фестивале узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

13 апрель көнне Мәскәү татар мәдәни үзәгендә балаларның талантын ачыклауга нигезләнгән «Бәхетле балачак» иҗади фестивале зур колач җәеп узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башкала татарлары автономиясе ярдәме белән оештырылган бәйгенең төп максаты – татар милләтеннән булган сәләтле балаларны бергә җыю, алар өчен мастер-класслар уздыру, һәрберсенә зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге бирү.
Балаларның чыгышларыннан төзелгән мавыктыргыч-танып белү һәм музыкаль-иҗади программаны тамашачылар хөрмәтенә оештыручы-режиссерлар Илмира Галимова, Зөлфия Хәсьянова, Надия Яваева һәм Илдар Шиһаповлар җиренә җиткереп әзерләде.
Шунысы куанычлы, бу көнне сәхнәгә үзәк каршында шөгыльләнүче Мәскәү балалары белән беррәттә, илебезнең башка төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән килгән сәләтле балалар да чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз