Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә балалар өчен татар иҗаты фестивале була
13 апрельдә 14:00 сәгатьтә Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә балалар өчен иҗат фестивале була. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.
Яшь талантларны фестивальдә катнашырга һәм вокал, хореография, театр сәнгате, сәнгатьчән иҗат кебек төрле жанрларда үз сәләтләрен күрсәтергә чакырабыз, диелә хәбәрдә.
Әлеге чара – балаларның иҗади потенциалын үстерү, тәҗрибә уртаклашу һәм татар мәдәниятенең бай мирасы белән танышу өчен менә дигән мәйданчык.
Фестивальдә катнашу өчен иҗат коллективлары һәм ялгыз башкаручылар чакырыла.
Гаризаларны 7 904 464 54 68 номерына һәм galimowa.ilmira2015@yandex.ru электрон почта адресына юлларга мөмкин, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз