Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү татар китап клубында Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» турында фикер алышачаклар
7 майда 19:00 сәгатьтә Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Китап җыеннары» татар китап клубының чираттагы очрашуы узачак. Бу юлы катнашучылар халык шагыйре Илдар Юзеевның иң танылган әсәрләренең берсе – «Гашыйклар тавы» повесть-поэмасы турында фикер алышачак. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.
Театр сәхнәсендә дә, кинода да күп тапкырлар дөнья күргән әсәр нәрсәсе белән җәлеп итә? Айдар Җәббаров белән Уфаның «Нур» дәүләт татар театры куйган спектакль тамашачылар күңеленә хуш килдеме? Очрашуда катнашучылар әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләячәк.
Барлык татар әдәбиятын сөючеләрне кызыклы очрашуда көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз