Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү тарихчысы очраклы рәвештә Касыйм татарларына кагылышлы чыганак тапкан
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында уза торган фәнни-гамәли конференциядә Мәскәүдән тарих фәннәре кандидаты, шәҗәрәләр төзүче Юрий Ермолаев катнаша. Ул Липецк өлкәсе архивында очраклы рәвештә Касыйм ханлыгына кагылышлы тарихи чыганак табуын сөйләде.
«Мин югалган дип саналган чыганак таптым. Касыйм өязенең 1710 елгы җанисәп китабы очраклы рәвештә бөтенләй көтелмәгән архивта табылды. Бу җанисәп тикшеренүчеләр игътибарыннан читтә калып барган. Китап Раненбург шәһәре фондында табылды. Раненбург – Липецк өлкәсендәге шәһәр, хәзер ул – Чаплыгин дип атала. Элек Рязань губерниясенә кергән», – дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, җанисәп китабында рус һәм татарлар турында тулы мәгълүмат бар. «Ул җанисәптә беренче тапкыр хатын-кызлар исәпкә алынган. Россия дәүләт борынгы актлар архивында аннан соңгы, ягъни 1716 елгы җанисәп материаллары саклана. Хәзер аларны чагыштыру мөмкинлеге бар. 1710 елдагы җанисәп китабында мәгълүмат тулырак чагыла. Анда татар исемнәре тулысы белән бирелә, нәрсә белән шөгыльләнгәннәре күрсәтелгән», – дип аңлатты ул.
Тарихчы сүзләренчә, йомышлы татарларының күбесе солдатлар буларак күрсәтелгән, шулай ук бакчачы, пешекче һәм башка һөнәрләр очравын ассызыклады. Бу чыганакка ул шәҗәрә өчен мәгълүмат эзләгәндә тап булган. Чыганакны китап итеп бастырып чыгарган. Тарихчы бер экземплярны институтның китапханә фондына тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз