news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү суды КФУның элеккеге ректорын тикшерү изоляторында калдырды

Апелляцион инстанция КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуровка карата чик кую чарасын озайтуны раслады. Бу хакта Мәскәү гомуми юрисдикция судлары матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Мәскәү шәһәр суды Мәскәүнең Савеловский район судының Казан университетының элеккеге ректоры Гафуров Илшат Рәфкать улын сак астында тоту вакытын озайту турындагы 2024 елның 18 мартындагы карарын үзгәрешсез калдырды, апелляция шикаятен канәгатьләндермәде», - дип белдерделәр судта.

Искәртеп узабыз, КФУ ректоры Илшат Гафуровны, кеше үтерүгә котыртуда шикләнеп, 2021 елның декабрендә тоткарладылар. Тикшерүчеләр фикеренчә, 1999 елның 29 августында ректорның кушуы буенча Алабуга депутатын үтергәннәр.

Тоткарлаганнан соң, Гафуровны Мәскәүгә озаттылар һәм суд карары чыккач тикшерү изоляторына урнаштырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100