news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү суды Finiko компаниясенә нигез салган Кирилл Доронинга арестны озайтты

Мәскәүнең Мещанский район суды Finiko компаниясенә нигез салучы Кирилл Доронинга арестны озайтты. Мондый мәгълүмат Мәскәү суды сайтында чыкты.

Тикшерү судтан Доронинны кулга алу вакытын тагын ике айга озайтуны сораган иде. Суд үтенечне канәгатьләндерде, Доронин тикшерү изоляторында 30 июльгә кадәр калдырылды.

Искәртеп узабыз, Кирилл Доронин узган елның җәендә Finiko компаниясенә бәйле җинаять эше фигуранты итеп танылды. Аны аеруча зур күләмдә мошенниклык гамәлләре кылуда гаеплиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot