news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү студентлары «Яшьләр чәршәмбесе» кичәсендә татар телен саклау турында сөйләшкән

Мәскәү студентлары «Яшьләр чәршәмбесе» кичәсендә татар телен саклау турында сөйләшкән
Фото: Мәскәү татарлары штабы

Мәскәү татарлары штабында «Яшьләр чәршәмбесе» студентлар кичәсе узган. Актив татар яшьләре мөһим темалар турында фикер алышу, идеяләре белән уртаклашу һәм туган телдә аралашу өчен җыелган. Бу хакта Мәскәү татарлары штабы ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

Башкала татар яшьләре волонтерлык эшчәнлеге, киләчәккә планнар һәм татар телен саклау чаралары турында сөйләшкән. Мөһим темаларга фикер алышканнан соң, студентлар дусларча атмосферада өстәл уеннары уйнаган.

Зур шәһәрдә туган телне ничек саклап калып була? Татар теле кирәкме? Нинди гадәтләр ярдәмендә телне саклап калырга мөмкин? Яшьләр әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләде. Очрашу азагында студентларга өйгә бирем биреп җибәрелде. Яшьләргә рус телендәге әкиятне татарчага тәрҗемә итәргә тәкъдим ителде. Иң яхшы тәрҗемә авторын оригиналь приз көтә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot