Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә 500 меңнән артык мөселман Ураза бәйрәмен билгеләп үтте
Ураза бәйрәме уңаеннан Мәскәү мәчетләрендә – 350 меңнән артык, Мәскәү өлкәсендәге Аллаһ йортларында 200 меңгә якын мөселман гает намазында катнашты. Бу хакта «Российская газета» Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Рамазан аеның тәмамлануын аңлата торган Ураза бәйрәме быел җомгага, 21 апрельгә туры килде.
Мәскәү Җәмигъ мәчете һәм аның тирәсендәге урамнарда 180 меңнән артык кеше намаз укыды. Мәскәү мәчетләре һәм башкаланың көньяк-көнчыгышындагы өстәмә мәйданчыкта барлыгы – 400 мең, Мәскәү өлкәсендәге мәчетләрдә 200 меңнән артык кеше гыйбадәт кылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз