Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү Сабантуйга әзерләнә
Мәскәү Сабан туе 5 июльдә гадәттәгечә «Коломенское» музей-тыюлыгында була. Быел ул яңартылган форматта узачак. Чара ике мөһим датага — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана. Бәйрәм кысаларында хәрби тематикага багышланган чаралар планлаштырылган: геройлар турында күргәзмә, «Махсус операциядәгеләргә хатлар» акциясе һәм маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-класслар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия ДОСААФы тарафыннан аерым мәйдан оештырылачак, анда кораллар күргәзмәсен карарга, дроннар белән идарә итәргә өйрәнергә, парашют җыярга һәм Россиянең хәрби тарихы турында күбрәк белергә мөмкин булачак.
Көн дәвамында төп сәхнәдә милли мәдәният сөючеләргә яхшы таныш артистлар һәм коллективлар чыгыш ясаячак. Мәскәү Сабан туенда чыгыш ясаячак артистлар арасында Фирдүс Тямаев, Заһир Зәйнетдинов (ZAINETDIN), «Бишбармак» оркестры, Гаяз Гаетбаев, Айгөл Асадуллина, «Татарстан» ансамбле, Альберт Җәлилов, Наилә Фатехова, Айдар Ракипов, Гүзәлия һәм башкалар бар.
Спорт сөючеләр өчен мавыктыргыч Сабантуй ярышлары оештырылачак. Шулай ук бәйрәм кысаларында көрәш һәм кыргыз көрәше буенча Дөнья кубогы финаллары көтелә. Ярышларда 15 илдән спортчылар катнашачак. Шулай ук көрәш буенча ачык турнир да оештырылачак. Анда теләге булган һәркем үз көчен сынап карый алачак.
Башкорт һәм татар авыллары утарында кунакларны тарихи атмосфера көтәчәк: биредә төбәкләрдән китерелгән оригиналь көнкүреш әйберләре тәкъдим ителәчәк. Халык җыр-биюләре, традицион уеннар һәм һөнәрчеләр ярминкәләре оештырылачак. Татарстанны Чаллы шәһәре, ә Башкортстанны Кырмыскалы һәм Зиәнчура районнары тәкъдим итәчәк.
«Халыклар дөньясы кухнясы» мәйданчыгында кунаклар төрле халыкларның традицион ризыкларын татып карый алачак.
Иң кечкенә кунаклар өчен Балалар Сабан туе әзерләнәчәк.
Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган аерым мәйдан гаилә мәсьәләләренә багышланачак. Лекторийда спикерлар гаилә мөнәсәбәтләре, традицион кыйммәтләр һәм тәрбия темаларын күтәрәчәк.
«МИР» телеканалы мәйданчыгы — «МИРовой Сабантуй» — үткәнне һәм бүгенгене берләштерәчәк: мастер-класслар, викториналар, милли костюмнар белән фотозоналар һәм артистлар чыгышлары мәдәниятара диалог атмосферасын тудырачак.
Кич белән бәйрәм «Төнге Сабантуй» форматында дәвам итәчәк. Кичке программа алкогольсез, рухи аралашуга һәм күңелгә якын музыкага нигезләнгән булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз