Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү Сабантуе көне һәм урыны билгеле
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Сабантуй бәйрәмен оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Россия башкаласында Сабантуй 2 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә узачак. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.
Утырышта Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, вәкиллек хезмәткәре Фикус Мортазина, Россия Президенты каршындагы Башкортстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегеннән Айгөл Сакаева, Мәскәү татарлары автономиясе башлыгы һәм бәйрәмне оештыру комитеты рәисе Фәрит Фарисов, Мәскәү татар мәдәни үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов катнашты.
Шулай ук үзәкнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов, «Ильдан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе һәм баш балетмейстеры Рәдиф Яваев, «Медина» рухи музыка ансамбле җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Наилә Фатехова да бар иде.
Шулай ук утырышта үзәк хезмәткәрләре һәм Мәскәү Сабантуеның сәхнә һәм сәүдә мәйданчыкларын оештыру өчен җаваплы затлар фикер алышты, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз