news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү Сабан туен Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышладылар

Быел «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә узган Мәскәү Сабан туе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мәйданда геройларга багышланган күргәзмә оештырылды, «Махсус операция хәрбиләренә хатлар» акциясе узды. Россия ДОСААФ җәмгыяте оештырган мәйданчыкта илнең хәрби дан тарихы белән танышырга, парашют төрергә һәм дроннар белән идарә итәргә өйрәнергә мөмкин иде.

Бәйрәм мәйданында иртәннән үк татар һәм башкорт җырлары яңгырады, ә үзәк сәхнәдә Россиянең төрле халыкларының милли коллективлары чыгыш ясады. Соңрак татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары катнашында концерт булды.

Милли көрәш мәйданы гадәттәгечә тамашачыларны күпләп җыйды. Ярышта 15 илдән килгән иң көчле спортчылар катнашында татар милли көрәше һәм кыргыз милли көрәше курош буенча Дөнья Кубогының финал уеннары узды.

Моннан тыш, Мәскәү Сабан туе мәйданчыгында беренче тапкыр нарды уены белән танышырга һәм дөнья чемпионы белән уйнап карарга мөмкин булды.

Мәйдан уртасында татар һәм башкорт этнографик авыллары корылган иде. Милли ишегалларында халык уеннары һәм милли кәсеп эшләнмәләре ярминкәләре оештырылды.

Быел татар авылын Мәскәү Сабан туе белән күптән хезмәттәшлек итүче Чаллы хакимияте, ә башкорт авылын Башкортстанның Кармаскалы һәм Зиянчура районнары вәкилләре оештырган.

Сабан бәйрәменең нәни кунаклары өчен балалар Сабан туе мәйданчыклары булдырылган иде. Дөнья халыклары аш-суы мәйданчыкларында милли ризыклар татып карарга мөмкин булды.

«Яхшы күршеләр урамы»на килүчеләр исә Россия башкаласында яшәүче төрле халыкларның чатырларында булды, күпмилләтле программа белән таныша алды. Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте мәйданчыгы гаилә кыйммәтләренә багышланган иде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Мәскәү шәһәр Думасы спикеры Алексей Шапошниковтан тыш, бәйрәм кунаклары арасында Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтае Рәисе Константин Толкачев, ТР вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәү милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Иван Петров, Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов, күренекле сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният эшлеклеләре, эшмәкәрләр, махсус хәрби операция катнашучылары һәм геройлары булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot