news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү Сабан туенда өч авырлык категориясендә көрәшәчәкләр

Мәскәү Сабан туенда өч авырлык категориясендә көрәшәчәкләр
"Татар-информ" архивы

2 июльдә Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгында Сабан туе узачак. Оештыручылар барлык теләүчеләрне дә милли көрәштә катнашырга чакыра.

Мәскәү Сабантуйларында көрәш турнирын 20 елдан артык Мәскәү татарлары автономиясе президиумы әгъзасы, «Сабантуй 2022» оештыру комитеты рәисе урынбасары Җәфәр Фәйзрахманов җитәкли. Бу хакта «Мәскәү шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы сайтында хәбәр ителә.

Көрәш 75 килограммга, 85 килограммга кадәрге һәм 85 килограммнан югары авырлык категорияләрендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot