Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү Сабан туенда 250 меңнән артык кеше катнашкан
Быел Сабантуй Россиянең 60тан артык төбәгендә һәм 30 чит илдә билгеләп үтелә. Мәскәү Сабан туе — алар арасында иң зурысы. Быел ул 38нче тапкыр уздырылды һәм мәйданга 250 меңнән артык кешене җыйды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Бәйрәмне Мәскәү, Башкортстан, Татарстан Хөкүмәтләре һәм Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе, шулай ук Чаллы шәһәре администрациясе командасы оештырды.
Бәйрәмдә рәсми кунаклар да катнашты. Алар арасында Россия Федерациясе Федераль Җыенының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков, Мәскәү шәһәр Думасы рәисе урынбасары Степан Орлов, Башкортстан Республикасы мәдәният министры вазифаларын башкаручы Фәннур Шәйхисламов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, «Мәскәү Сабантуе» оештыру комитеты рәисе Фәрит Фәрисов, Россия Геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм башкалар булды.
Кунаклар татар йортларын, башкорт тирмәләрен, шулай ук Мәскәүдә яшәүче халыклар урнаштырган чатырларны карады. Кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар, мәдәни үзенчәлекләр белән таныштырдылар. Татарстанны Чаллы шәһәре әзерләгән татар ишегалды, ә Башкортстанны Әлшәй һәм Зианчура районнары тирмәләреннән төзелгән этноавыл тәкъдим итте. Татарстан мәйданчыгының үзенчәлеге — чәк-чәктән ясалган КАМАЗ йөк машинасы иде. Аның янында Сабантуй кунаклары әйлән-бәйлән дә уйнадылар, биеделәр дә, фотога да төштеләр.
Балалар өчен аерым активлыклар әзерләнгән иде. Нәни кунаклар мастер-классларда, белем бирү мәйданчыкларында һәм халык уеннарында катнаша алды. Шулай ук укучылар өчен Россия дәүләт социаль университеты, Мәскәү политехник университеты мәйданчыклары эшләде, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең гаилә лекторие һәм «Тынычлык Сабан туе» мәйданчыгы эшләде.
2026 елда бәйрәм программасына беренче тапкыр экология һәм калдыкларны эшкәртү мәсьәләләренә багышланган Эко-Сабантуй мәйданчыгы кертелде.
Башкала халкын Равил Галиев, Гөлдания Хәйруллина, Илнур Гомәров, Лилия Букеева, Инзилә Салимова, Лилия Мортазина (Бикмаева), Артур Маузер һәм Лия Шәмсина, Илзирә, Нияз Хаматшин, Гөлназ Закирова, Алинә һәм Динә Гарифуллиналар, Айзилә Вахитова, «Болгарлар» бию театры, «Татарстан» бию ансамбле сөендерде. Кичке концерт программасының хедлайнеры Фирдүс Тямаев булды.
Мәскәү Сабантуе төнге бәйрәм белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз