Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү Сабан туе Россия халыклары бердәмлеге елы билгесе астында узачак
Мәскәү Сабантуе гадәттәгечә җәйнең икенче аеның беренче шимбәсендә «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә узачак. 4 июльдә узачак чара РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елы билгесе астында уздырылачак, дип хәбәр итә ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Бәйрәм унбер сәгать дәвам итәчәк – 11.00 дән 22.00 гә кадәр. Программада Мәскәү, Татарстан, Башкортстан һәм башка төбәкләрнең танылган артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында концерт мәйданчыклары оештыру каралган.
Моннан тыш, Сабантуй кунакларын ярминкәләр һәм милли ашлар, балалар һәм өлкәннәр өчен иҗади киңлекләр, көчле спортчылар катнашында билбау көрәше көтә.
Чараны Мәскәү, Татарстан һәм Башкортстан хөкүмәтләре, шулай ук Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз