news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү Сабан туе көрәш батырлары үз бүләкләрен хәрби операциядә катнашучыларга җибәрде

Мәскәү Сабан туе көрәш батырлары үз бүләкләрен хәрби операциядә катнашучыларга җибәрде
Фото: Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте

Мәскәү Сабан туенда билбау көрәше буенча милли-спорт ярышларында җиңүчеләр призларын – мотоциклларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшырды. Бу хакта «Татар-информ»га Мәскәү татарлары Милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәскәү Сабан туе чемпионы Эмиль Незаметдинов бүләкне алгач: «Бүләгемне махсус хәрби операциядә - алгы сызыкта хезмәт итүчеләргә тапшырам. Бу мотоцикллар фронттагы егетләргә безгә караганда күбрәк кирәк дип уйлыйм. Без җиңдек, сез дә җиңеп кайтыгыз», – диде.

75 килограмм авырлыкка кадәр категориядә Тамерлан Керефов һәм 85 килограмм авырлыкка кадәр категориясендә Артур Зөлкарнәев та җиңгән мотоциклларын хәрбиләргә тапшырган.

«Без егетләр белән киңәшләштек, һәм бу мотоциклларны махсус хәрби операция зонасына җибәрү идеясе килде. Хәрбиләргә ярдәм итәсебез һәм әлеге бәйрәм рухы белән бераз булса да бүлешәсебез килә», — дип аңлатты көрәшчеләрнең берсе.

Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе һәм Мәскәү Сабан туеның оештыру комитеты рәисе Фәрит Фәрисов спортчыларның бу гамәлен югары бәяләде.

«Мин көрәшчеләрнең безнең Сабантуйда шундый карар кабул итүләре белән горурланам. Аларның «Батырлардан батырларга – тугрылык өчен тугрылык» дигән йөкләмәсе һәр россияленең йөрәгендә яңгырарга тиеш. Без бергә, бердәм, аерылгысыз булганда гына безне беркайчан беркем дә җиңә алмаячак», – диде ул.

Фото: © Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте

  • Быел «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә узган Мәскәү Сабан туе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды.
  • ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мәйданда геройларга багышланган күргәзмә оештырылды, «Махсус операция хәрбиләренә хатлар» акциясе узды. Россия ДОСААФ җәмгыяте оештырган мәйданчыкта илнең хәрби дан тарихы белән танышырга, парашют төрергә һәм дроннар белән идарә итәргә өйрәнергә мөмкин иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot