news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Сабан туе көне билгеләнде

Быел 2 июльдә Мәскәүнең "Коломенское" музей-тыюлыгында Сабан туе узачак.

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Автономия Советы Президиумы утырышында Сабантуйга әзерлек турында сөйләштеләр. Оештыру комитеты рәисе итеп Фәрит Фәрисов сайланды. Бутурыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Традиция буенча Сабантуй Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы, Мәскәү Хөкүмәте һәм Мәскәү татарлары автономиясе ярдәмендә узачак.

Мәскәү Сабан туе - татарларның һәм башкортларның берләшү урыны, башкалада яшәүче барлык халык вәкилләре бәйрәме.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot