news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү Сабан туе 1 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында узачак

Мәскәү Хөкүмәтендә башкалада узачак «Сабантуй» гомумшәһәр бәйрәмен оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты, Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге, Башкортстан Республикасының РФ Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү татарлары автономиясе, чараны оештыруда катнашучы департаментлар һәм шәһәр хезмәтләре вәкилләре катнашты. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк киңәшмә Татарстан һәм Башкортстан делегацияләре катнашында «Коломенское» музей-тыюлыгы мәйданчыгында узган иде. Быел бәйрәм армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тулуга багышлап үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot