news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү-Петербург югары тизлекле тимер юл магистраленең кайсы шәһәрләр аша узачагы билгеле

Мәскәү һәм Санкт-Петербург арасындагы югары тизлекле тимер юл магистраленең беренче маршруты Тверь һәм Бөек Новгород шәһәрләре аша узачак. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында әйтте.

«Мәскәү белән Санкт-Петербург арасындагы беренче маршрут Тверь һәм борынгы башкалабыз Бөек Новгород аша уза. Аннан соң Казан һәм Уралга, Ростов-Донга, Кара диңгез ярларына, Минск, Белоруссиягә һәм башка кирәкле юнәлешләргә магистральләр салачакбыз», – дип белдерде Владимир Путин.

Еллык юлламасында ул, шулай ук, Мәскәү — Казан түләүле автотрассасын дәвам итү планнары турында да әйтеп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot