Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү өлкәсеннән Динияр Садыйков тай боксы буенча «Бердәмлек кубогы»нда җиңде
Мәскәү өлкәсеннән 16 яшьлек Динияр Садыйков Тай боксы буенча «Бердәмлек кубогы»нда беренче урынны яулады, үз яше һәм авырлык категорияләрендә иң яхшысы булды. Муайтай (тай боксы) буенча XVIII халыкара турнир һәм Россия кубогы Түбән Новгородта узды. Ул Россия беренчелегенә сайлап алу туры булып тора.
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр иткәнчә, яшүсмер Россиянең илкүләм җыелма командасы составына керә. Тай боксы белән 7 яшеннән шөгыльләнә һәм спорт көрәшләренең башка дисциплиналарында – классик бокс, кул сугышы, кикбоксингта чыгыш ясау тәҗрибәсе зур.
2018 елда ул Латвиядә (Рига) кикбоксинг, 2019 елда Төркия (Анталия) чемпионатында тай боксы буенча Дөнья чемпионы булды. Киләчәктә Динияр спорт карьерасын дәвам итәргә ниятли.
Түбән Новгородта турнирга рекордлы санда (1375) катнашучы, Россиядән - илнең 60тан артык төбәгеннән иң яхшы муайтай көрәшчеләре җыелды. Аларның уникаль саны әлеге хәрби сәнгатьнең үсә барган популярлыгын раслап, чын рекорд булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз