Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе Васил Шәйхразыевка Рәхмәт хаты юллады
Мәскәү өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе «Милләт җыены» форумына югары бәя бирде. Оешма исеменнән рәис Фаил Ибятов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевка Рәхмәт хаты юллады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге хатта билгеләп үтелгәнчә, Мәскәү өлкәсе делегациясе 14 кешедән торды һәм «Милләт җыены» кысаларында оештырылган өч форумда, кунаклар өчен әзерләнгән аерым программада катнашты. Һәр юнәлеш эчтәлекле һәм файдалы булган. Делегатлар «Татарстан — рухи Ватаным» темасының киң ачылуын, тел, мәдәният, тарих һәм рухи кыйммәтләрне барлауның әһәмиятен ассызыклый.
«Иң мөһиме – пленар утырышларда күтәрелгән мәсьәләләр һәркемгә үзенең тарихи мирасны киләчәк буыннарга тапшыру өчен шәхси җаваплылыгын тоярга мөмкинлек бирде. Без кыйммәтле тәҗрибә һәм идеяләр тупладык», — диелә мөрәҗәгатьтә.
Милли-мәдәни автономия 23 ел дәвамында Мәскәү өлкәсендә Сабантуйлар, мәдәният фестивальләре, конкурслар үткәреп килә. Быел берничә шәһәрдә «Татар десанты» проекты гамәлгә ашырыла. Оешма Бөтендөнья татар конгрессы белән киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлек итәргә әзерлеген белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз