Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү өлкәсенең Щёлково Җәмигъ мәчете комплексында төзекләндерү эшләре бара
Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Рушан Әббәсов өлкәнең Щёлково Җәмигъ мәчете комплексында булды. Хәзерге вакытта биредә мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән киң колачлы реконструкция эшләре үткәрелә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эшләрнең барышы белән танышкан вакытта, Рушан хәзрәт Щёлково шәһәренең Мөселман җәмгыяте рәисе Рушан Мәхмүтов һәм имам-хатыйб Руслан Новиков белән аларның агымдагы статусы хакында фикер алышты.
Аерым алганда, җәмгыять рәисенә процессның график нигезендә баруын һәм хәзерге вакытта тәһарәт алу өчен каралган яңа бинада эчке эшләрнең тәмамлануы хакында хәбәр иттеләр.
Мәчетнең үзенә килгәндә, төзүчеләр аның яңа мәйданнарына нигез салган, диварларын торгызган, икенче кат өчен мәйданчык әзерләгән. Очрашуда катнашучылар шулай ук төзелешнең агымдагы бурычлары хакында фикер алышты һәм аларны хәл итү юлларын билгеләде. Соңыннан Аллаһы Тәгаләдән әлеге изге эштә ярдәм итүне сорап дога кылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз