Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү өлкәсендәге Мытищи шәһәрендә «Бердәмлек һәм дуслык десанты» узды
Мәскәү өлкәсендәге Мытищи шәһәрендә «Бердәмлек һәм дуслык десанты» чарасы оештырылды. Узган елларда бу чара «Татарча десант» (»Татарский десант») дип аталган булса, быел шушы чараны үткәрергә грант, ягъни акча биргән Мәскәү өлкәсе хөкүмәте исемне үзгәртүне сораган. Әмма исеме чак кына үзгәрсә дә, җисеменә барыбер зыян килмәде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Десант «Подмосковье» мәдәният үзәгендә уза. Килеп керүгә үк фоейда кунакларны Мәскәүнең иң шәп гармунчылары - «Нур» ансамбленнән Алсу Фәтхуллина белән Наил Хәйбуллов каршы ала.
Концертны искиткеч затлы артист, Мәскәү татарларының йөзек кашы булган җырчы - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Фатехова ачып җибәрә. Ул ике җыр башкара: берсе русча - «Гляжу в озера синие» (»Тени исчезают в полдень» кинофильмыннан), икенчесе татарча - «Без бергә» (Нәзифә Кәримова сүзләре, Наилә Фатехова музыкасы). Икенче булып башкорт биюе белән Әмир Турабов чыгыш ясый.
Аннан соң Бөтенроссия фестивальләр лауреаты, хәрби частьларда шефлык концертларында даими катнашучы Георгий Лысенко сәхнә тота. Аның ташу кебек аккан энергетикасы һәм Россия, Казан турындагы җырлары берәүне дә битараф калдырмый.
Тамаша традиция буенча «Туган тел» белән тәмамлана.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенән Сөмбел Таишева тамаша башында биш кешегә вәкиллекнең Рәхмәт хатларын тапшыра.
Киләсе «Бердәмлек һәм дуслык десанты» 25 октябрь көнне Люберцы шәһәр округындагы Малаховка бистәсендә үтәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз