news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү өлкәсендә VII сыйныф укучысы яшьтәшенә пычак белән ташланган

Мәскәү өлкәсендә VII сыйныф укучысы яшьтәшенә пычак белән һөҗүм иткән. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Агентлык хәбәр иткәнчә, мәктәпкә барганда яшүсмерләр арасында низаг килеп чыккан һәм аларның берсе икенчесенә пычак белән кадаган. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар һәм ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Хәзерге вакытта табиблар яшүсмернең хәлен уртача дип бәяли, аңа кирәкле барлык ярдәмне күрсәтәләр.

Әлеге уңайдан тикшерү оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot