Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү өлкәсендә Татар мәдәнияте фестивале узачак
Мәскәү өлкәсе «Татар мәдәни-мәгърифәтчелек үзәге» иҗтимагый оешмасы 7 июньдә 12:00 сәгатьтә «Россиянең көче – халыклар бердәмлегендә» дип аталган татар мәдәнияте фестиваленә чакыра. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Чара Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана.
Фестиваль программасында Татарстан артистларының, җирле башкаручыларның һәм иҗади коллективларның чыгышлары көтелә:
- Наилә Дүсмәтова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;
- Рәфыйк Вәлитов, Россия һәм халыкара конкурслар лауреаты;
- Әлфинә Әхмәтҗан, Татарстан Республикасының атказанган артисты;
- «Дуслар» татар җыры ансамбле һәм аның сәнгать җитәкчесе Рәисә Кәбирова;
- Рушан Люкманов җитәкчелегендәге баянчылар студиясе;
- Җәмилә Сагирова, концертмейстер;
- Юлия Левина, кичәне алып баручы, «Созвездие» мәдәни-ял итү үзәге директоры;
- Екатерина Житарь, Мәскәү өлкәсенең атказанган артисты;
- «Пушкино» мәдәният йортының «Россияночка» халык биюләре ансамбле;
- «Аргишт» әрмән халык бию ансамбле;
- Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәр округы Мордва якташлыгының «Эряма» музыкаль триосы.
Керү ирекле.
Фото: © Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз